Акъяр Сабантуе казаклар сагында узды
17 июнь Кырымның Акъяр (Севастополь) янындагы "Максимова дача" дип аталган урында Акъяр татар-башкорт үзәге Сабантуй үткәрде. Бәйрәм гел җыр-биюдән генә торды, йола-уеннар булмады. Сабантуйда тәртипне казаклар саклап торды.