Уфаның Дим районында яшәүчеләр су кертү таләбе белән урамга чыкты
Уфаның Дим районындагы хосусый йортларда яшәүчеләр су мәсьәләсен тиз арада хәл итү таләбе белән урам җыены уздырды. Биредәге су эчәрлек тә, юынырлык та түгел, хәтта кер юарга да яраксыз. Миллионнарча сумлык су торбаларын салу эше башланган да ташланган. Хакимият моны казнада акча юклык белән аңлата.