Казанда колония хезмәткәре каравылда торганда үз-үзен үтергән дип шикләнелә
![Казанда колония хезмәткәре каравылда торганда үз-үзен үтергән дип шикләнелә](https://gdb.rferl.org/741B524B-6732-4F17-90F5-02571812ADF4_w800_h450.jpg)
Казандагы 19-нчы санлы колониядә хөкем карарларын гамәлгә ашыру хезмәтенең 22 яшьлек хезмәткәре узган төндә үз-үзен үтергән. Бу мәгълүматны ProKazan.ru-га рәсмиләр дә раслаган.
Беренче мәгълүматларга караганда, бу хәл сакчылар бүлеге хезмәткәре каравылда торган вакытта төнге сәгать икеләр тирәсендә булган. Мәет янында аның коралын да тапканнар.
Ул гаиләдәге низаг сәбәпле үз-үзен үтергән булырга мөмкин диелә.