"Акча төртеп кенә кинотеатрларны яулап булмый"
![](https://gdb.rferl.org/A6FA78F6-1186-4891-AA06-83ACA3BE4184_cx10_cy17_cw89_w800_h450.jpg)
11 март Казанның "Мир" кинотеатрында журналистларга "Су анасы" нәфис фильмын тәкъдим итү булды. Фильмның режиссеры Алексей Барыкин "бу картина Татарстанның чит ил тамашачысына да кызыклы фильмнар төшерергә сәләтле икәнен күрсәтә" дигән фикердә.