Украина Русиягә туры һава очышларын тыйды
Моңа кадәр Украинадан Русиягә даими очышлар тыелган иде, әмма президентлыкка намзәт Юрий Бойков тыю турындагы канунның йомшаклыгыннан файдаланып, Мәскәүгә Медведев янына очрашуга оча алды. Моннан соң Русиягә бөтен очышлар тыелачак.