Чиләбе өлкәсе мәктәпләрендә дәресләрдән соң татар теле укытылачак
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы татар телен һәм татар мәдәниятен белүчеләрне 1-9 сыйныф укучыларын дәрестән соң татар телен, әдәбиятын өйрәтү процессына кушылырга тәкъдим итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. 2020-21 уку елыннан өлкәнең һәр мәктәбендә шундый мөмкинлек барлыкка киләчәк. Мәгълүмат хатлары һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан дәрестән тыш эшчәнлек алып бару өчен расланган милли компонентлы программалар исемлеге җибәреләчәк. Читать дальше...