«Шәһри Казан» газетасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтә
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген «Шәһри Казан» газетасы утыз еллык юбилеен билгеләп үтә. Газетаның беренче сигнал саны 1990 елның 17 августында чыккан. Журналист Дамир Бәдриев газетада озак еллар дәвамында эшли. Ул газета оешуының тарихы турында сөйләде. «1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде. Шул милли шаукым вакытында Хәлим Гайнуллин Әгъзам Фәйзрахманов, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим һ.б. милли газета булдыру фикерен белдерә. Читать дальше...