Марат Әхмәтов Аксубай балалар бакчасында чуваш төркемнәре оештырырга күрсәтмә бирде
(Аксубай, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Аксубайда эш сәфәрендә. Ул «Радуга» балалар бакчасында чуваш балалары өчен аерым төркемнәр оештыруны сорады. Марат Әхмәтов Аксубайда мәгариф, мәдәният оешмалары эше белән танышты. «Радуга» балалар бакчасында 43 рус, 22 татар, 41 чуваш баласы тәрбияләнә. Марат Әхмәтов чуваш телендә тәрбия бармы дип кызыксынды. Читать дальше...