Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2019

Һиндыба яки буын чәчәк (цикорий) — ни белән файдалы?

0

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан барлык вегетатив органнарында сөтчел сыекча булган, үзәк тамырлы, биеклеге 1,5 м га җитә торган биек, гадәттә тармакланган сабаклы икееллык һәм күпьеллык үләнчел үсемлек.

Ботаклары нык читкә тайпылган, өскә таба бераз нечкәрәләр. Тамыр тирәсе яфраклары кисек-каурыйсыман, сирәк кенә — бөтен, әмма тешле читле, яфрак төпләрендә әкренләп сапларга таба нечкәрә бара. Сабак яфраклары күп түгел, кечкенә, утырма, яфрак төбе сабакны уратып алган. Чәчәкләре 1 4 см диаметрлы, өске һәм урта яфракларның куентыкларында күпсанлы кәрзиннәр булып урнашканнар. Барлык чәчәкләре телсыман, ягъни аларда таҗ яфраклары җәймәгә биш теш белән кушылып үскән, зәңгәр, ике җенесле. Җимешләре — 2—3 мм озынлыктагы, кыска бүрекле озынча орлыклар. Июньнән башлап соң көзгәчә озак вакыт чәчәк ата һәм җимеш бирә.

Төньяк районнардан кала, Россиянең барлык территориясендә диярлек очрый. Болыннарда, елга үзәннәрендә, урман аланлыкларында, торак пунктларда, бакчаларда, юл буйларында үсә. Гади һиндыбаны юан үзәк тамыры өчен үстерәләр. Анда инулин бик күп (60% ка кадәр), Шулай ук интибин гликозиды (ул тамырларга үзенчәлекле әче тәм бирә), пектин, холин, аксымнар, майлар, сумалалар бар. Сөтчел согында әче лактуцин матдәсе, чәчәкләрендә цикорин гликозиды табылды.

Күпләгән халыклар медицинасында һиндыбаның тамырларын һәм җир өсте өлешен (үләнен) файдаланалар. Медицина максатларында куллану өчен кыргый һиндыбага өстенлек бирелә, чөнки анда әче матдәләр күбрәк.

Тамырларыннан фруктоза һәм спирт алырга мөмкин. Әмма аларның иң төп әһәмиятләре -— кофены алыштыра алуда яки аңа кушылма булуда. Аны әзерләү өчен кисәкләргә туралган тамырларны кыздыралар да аннары порошок итеп төяләр. Кыздырганда инулин һәм фруктоза бераз карамельләшәләр, «кофе» эчемлеге порошогыннан алына торган буяуның куелыгы да шуның белән тәэмин ителә, һиндыба порошогын еш кына натураль кофега да кушалар (иң яхшысы — 3 өлеш кофега 1 өлеш һиндыба). Чиста хәлдә һиндыба эчемлеген 0,5 л суга 1 аш кашыгы порошок исәбеннән ясыйлар, 2—3 минут кайнаталар һәм марля аша сөзәләр.

Тәмле яшел ризык алу өчен, һиндыбаның салат сортын үстерәләр, җиңелчә гипогликемик тәэсире өчен, андый сортларны диабет вакытында диетик ризык буларак файдаланалар.

һиндыба препаратларын, әчелек буларак, аппетитны ачу һәм ашказаны, эчәклек эшчәнлеген яхшырту өчен, бигрәк тә гастрит, энтерит, колит вакытында, аеруча еш кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайнаган суга 2 чәй кашыгы вакланган тамыр исәбеннән ясыйлар, сөзәләр, суынганнан соң, ашар алдыннан 1/3—1/2 әр стакан эчәләр. Кайнатмасын 1 стакан кайнаган суга 1 чәй кашыгы тамыр исәбеннән әзерлиләр, 30 минут кайнаталар, сөзәләр, төнәтмә кебек үк эчәләр. Сулы төнәтмә һәм кайнатмалары үт-сидек кудыру тәэсиренә ия булганлыктан, аларны бавыр, үт куыгы һәм бөерләр авыртканда кулланалар.

Тамырлары яки яфракларының каты кайнатмасы йөрәк авыруы белән бәйле шешенүләр вакытында, сидекне яхшы кудыргыч буларак файдаланыла. Сидек кудыру белән бергә, һиндыба йөрәк эшчәнлеген дә арттыра. Андый очракларда кайнатманы 1 стакан суга 1 аш кашыгы вакланган чимал исәбеннән ясыйлар, көнгә 3 тапкыр 1/3 әр стакан эчәләр. Еш кына һиндыбаны хәл кертүче чара буларак та кулланалар. Мәсәлән, Кавказда каты кайнатмасын яки төнәтмәсен хәлсезлек вакытында ашар алдыннан даими эчәләр, кайчак сабакларын һәм яфракларын да кулланалар. Азканлылыктан көнгә 3—4 тапкыр бер ай дәвамында яңа алынган согын (ярты стакан сөткә 1 аш кашыгы сок) эчәргә кушалар. Халыкта һиндыбаның тынычландыру үзлеге күптән билгеле, һәм шуңа күрә дә аны нервлар артык ярсыганда, истерия, ипохондриядән эчәргә тәкъдим итәләр. Кыргый һиндыбаның чәчәкләре төнәтмәсе үзәк нерв системасына тынычландыргыч тәэсир итә. Шуңа да карамастан, тынычландыручы чара буларак, һиндыба валериан, сукыр кычыткан, патриния һәм кайбер башка үсемлекләр белән ярыша алмый.

һиндыбаны әле тагын кан чистарткыч һәм матдәләр алмашын яхшыртучы чара буларак та файдаланалар. Тире авырулары, аерым алганда, тире тимгелләре, бетчә һәм чуан басканда төнәтмәләрен эчертәләр. Катырак кайнатма һәм төнәтмәләрен, озак төзәлми торган яраларны, җәрәхәт һәм тимрәүләрне дәвалау өчен, примочка кую һәм юу өчен кулланалар. Кайчак тимрәүләрне үләненең каты кайнатмасы яки төнәтмәсеннән (1:10) примочкалар куеп дәвалыйлар, ә балаларда диатез вакытында ванналар ясыйлар. Кайнатма һәм төнәтмәләрен тыштан кулланганда, үсемлекнең, ялкынсынуга каршы тору үзлеге белән бергә, фитонцидларының микробларга каршы тору сыйфатлары да файдаланыла. Кавказда яра, җәрәхәтләрне төзәтүче чара буларак, сабакларын җылытып алына торган сумаласыман массаны кулланалар, ә Урта Азиядә элек-электән тиренең эренле авыруларын, озак төзәлми интектергән яраларны һәм лейшманиозны һиндыба көле белән дәвалыйлар.

һиндыба үләнен июнь-августта әзерлиләр, шундук кояшта киптерәләр. Тамырын сентябрь-октябрьдә яки иртә язда казып алалар. Тамырларны яңгыр яуганнан соң җыярга тәкъдим итәләр, чөнки ул чакта аларны йомшарган җирдән йолкып алу җиңеләя. Җыелган тамырларны мичтә яки киптергечләрдә киптерәләр. Коры тамырлар бөгелми, ә шартлап сына. Чималны коры бинада сакларга кирәк.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Москва — мировой лидер по динамике развития транспортной инфраструктуры





Москва

Трихолог, ведущий специалист многофункциональный клиники KindCare в Дубае Кристина Евдошенко: что такое андрогенная алопеция и как ее лечить


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Московский городской транспорт на 100 процентов отечественный



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Денис Мацуев

Музыкальный фестиваль «Денис Мацуев представляет: диалог поколений» продолжается в Самаре




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Швейцарии завершился чемпионат Европы по спортивной и фитнес-аэробике

Псковичка стала призером соревнований по прыжкам в высоту в Москве

Поражения Шубенкова и Савлукова, осечка Кнороз и двойной триумф Макаренко: чем запомнился «Мемориал Знаменских»


Ролан Гаррос

Андреева рассказала о своих планах на предстоящий матч с Соболенко во Франции



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Киев

AFP: Байден объявил о выделении Киеву помощи на 225 млн долларов



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России