Быелгы TAT CULT FEST фестивалендә Зөлфия Камалова үзенең "Алты көн ярату" альбомын тәкъдим итәчәк
2019 елның 30 августында Казан кирмәне эчендә TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Програмда 30дан артык җанлы чыгыш, кино күрсәтү, спектакльләр, арт-объектлар, дизайн-маркет, лекцияләр, блогерлар чыгышлары, балалар програмы көтелә.