Нурлат укучыларына форманың өч төрлесе кирәк булачак
Июль азагына якынлашты, димәк, уку елы башланырга да бер айлап кына вакыт калып бара. Ата-аналарның күбесе мөһим сорауларның берсе – баланы мәктәпкә җыендыру турында уйлана башлагандыр. Мәктәпкә барганчы бик күп әйбер җыеп өлгерергә кирәк, ә мәктәп формасы сатып алу – иң четрекле мәсьәләләрдән.