Олег Шеин Дәрвишләр бистәсе сайлаучыларын активрак булырга өндәде
![Олег Шеин Дәрвишләр бистәсе сайлаучыларын активрак булырга өндәде](https://gdb.rferl.org/7ada8e32-9086-4634-b4e4-918979c0846d_tv_w800_h450.jpg)
“Шәһәр башлыгы янына күпләп җыелып барыгыз. 8 сентябрьдәге сайлауны яхшылап файдаланыгыз. Федераль ресурсларны кулланыгыз. Бер кешелек пикетларга чыгыгыз. Болар барысы да кануный юллар”. Дәрвишләр халкы белән очрашкан Гадел Русия депутаты Олег Шеин бистә халкына шушындый киңәшләрен җиткерде.