Татар яшьләре: Мифтахов һәм Гобәйдуллин иректә булырга тиеш
![Татар яшьләре: Мифтахов һәм Гобәйдуллин иректә булырга тиеш](https://gdb.rferl.org/38043F96-F469-4C56-AA8F-A88B93A4B389_w800_h450.jpg)
Татар яшьләре сәяси карашлары өчен сак астына алынган Азат Мифтахов белән Айдар Гобәйдуллинны якларга кирәк дип саный. Ләкин урам җыены оештырырга да, мөрәҗәгать кабул итәргә дә әзер түгелләр. Татар яшьләре активистлары арасында бу егетләр турында белмәүчеләр дә бар.