Татарстан парламентында Мәгариф комитеты рәислегенә Айрат Зарипов тәкъдим ителгән
![Татарстан парламентында Мәгариф комитеты рәислегенә Айрат Зарипов тәкъдим ителгән](https://gdb.rferl.org/A695DDBD-D865-41D2-A181-49A643CF1EDF_cx0_cy10_cw0_w800_h450.jpg)
Татарстан Дәүләт шурасында элек Разил Вәлиев җитәкләгән Мәгариф һәм милли мәсьәләләр комиссиясен "Татмедиа" агентлыгы башлыгы Айрат Зариповка тапшырмакчылар. Моннан тыш, Дәүләт шурасында торак сәясәте белән бәйле яңа комитет барлыкка киләчәк.