Алексей Венедиктов Дума сайлауларында электрон тавыш бирүне Казанда оештырырга тәкъдим итә
Венедиктов Казанда мәгълүмати технологияләр Мәскәүдәге кебек зур үсеш алган ди, шуңа күрә электрон тавыш бирү тәҗрибәсен Русиянең башка төбәкләрендә куллана башлаганчы, башта Татарстан башкаласында сынап карауны сорый.