Миңнеханов хөкүмәт хезмәткәрләренә татар телен өйрәнү өчен Дмитрий Петров дәресләрен кулланырга кушкан
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен белмәүче хезмәткәрләргә 24 сәгатьтә татар телен өйрәнү юлын тапкан полиглот Дмитрий Петров проектына игътибар итәргә кушкан. Бу хакта журналистларга Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте, дип яза "Татар-информ".