ТИҮ Татарстан язучылар берлеге әгъзаларын Хәтер көне митингына чакыра
Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) президиумы Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка һәм оешма әгъзаларына ачык хатында аларны Явыз Иван гаскәрләре Казанны басып алганда һәлак булганнарны искә алу җыенына килергә чакыра.