Хисап пулаты: Русиядә халык саны кимү тизлеге дүртенче ел рәттән арта
Русия халык санының табигый артуы белән бәйле максатына ирешә алмаска мөмкин. 2019 елның беренче сигез аенда русияләр саны 52,5 мең кешегә кимегән. Путин сүзчесе моны Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләре һәм 1990нчы еллардагы кризис белән аңлата.