Хезмәт министрлыгы эшсез калган очракта пенсиягә вакытыннан алда чыгу шартларын атады
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен россиялеләргә ир-атлар өчен кимендә 25 ел иминият стажы һәм хатын-кызлар өчен кимендә 20 ел хезмәт итәргә кирәк. Бу турыда Хезмәт министрлыгына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
<~>Россия Пенсия фондында аңлатуларынча, күчеш чорын исәпкә алып,
<~>Хезмәт министрлыгында белдерүләренчә, эштән чыгарылганнан яки кыскартканнан соң граждан шунда ук эшсез буларак теркәлергә тиеш. Шул ук вакытта ул яңа эш эзләүдән баш тартмаска, ә потенциаль эш бирүчеләр белән очрашуларда кызыксыну күрсәтергә тиеш.
<~>Моннан тыш, потенциаль пенсионер мәшгульлек хезмәте биргән юнәлеш буенча укудан баш тарта алмый.
<~>Әгәр яңа эш табу омтылышлары уңышка ирешмәсә, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эшсез кешегә вакытыннан алда пенсиягә чыгарга тәкъдим итәчәк. Мондый очракта Пенсия фондына тиешле гариза бирергә мөмкин.
<~>