Россиянең Яңа ел тылсымчылары Кыш бабайны резиденциясенең юбилее белән котлады
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстан Кыш бабае, Кар кызы белән бергә, үз резиденцияләре оешуның 10 еллыгын бәйрәм итте. Әлеге вакыйга уңаеннан Россиянең барлык төбәкләре һәм чит илләрдәге әкият персонажлары алар янына кунакка килде.
<~>«Мин бу көнне бик озак көттем, чөнки бу минем өчен тылсымлы көн. Дусларым белән ел буе элемтәдә торам, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, үзара тәҗрибә уртаклашабыз», - диде журналистларга Кыш бабай.
<~>Әкият персонажлары татарстанлыларны Россия һәм дөнья халыклары телләрендә сәламләде, шулай ук якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итте.
<~>«Казан – бик матур тарихи шәһәр, биредә киң күңелле, гүзәл, көләч кешеләр яши. Мин бирегә алар белән күрешергә һәм Кыш бабайны резиденциясенең юбилее белән котларга дип килдем. Без бүген һәм иртәгә бәйрәм итәчәкбез, аңа нәрсә бүләк итәрмен – монысы әлегә сер», - диде фин тылсымчысы Санта Клаус.
<~>«Барлык татарстанлыларны үземә кунакка чакырам! Бездә кызыклы әйберләр бик күп. Оныгым Кар кызы, ярдәмчеләрем Батыр һәм Алтынчәч, барлык дусларым сезне күрүгә шат булачак», - диде Кыш бабай.
<~>