Мостафа Өнәр төрек халкы үсешенә өлеш керткән татар мөһаҗирләре хакында сөйләде
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Измир шәһәренең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр тарихта төрек халкы үсешенә өлеш керткән татар мөһаҗирләре хакында мәгълүмат бирде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумында әйтте.
<~>«Безнең исәпләүләр буенча, Төркиядә вафат булган беренче атаклы татар зыялысы — Габденнасыйр Курсави. Аннан соң, „Хисаметдин Менла“ дигән беренче татар романын язган Муса Акъегетзадә дә 1882 елда Истанбулга килеп төпләнгән. Болар төрек халкы тарихында эз калдырган татар мөһаҗирләре», — диде ул.
<~>Моннан тыш, галим 1905 һәм 1917 елгы инкыйлабтан соң, Госманлы дәүләте һәм Төркия җирләренә сыенган, турыдан-туры Мостафа Кемаль Ататөрк чакырткан татарлар барлыгын да әйтте. «Аларның исемлеген тупладым. Әйтик, мәшһүр журналларга нигез салган профессор Йосыф Акчура. Ул Ататөркнең баш киңәшчесе, төрекчелек идеологы була. Татар галиме Хәмит Зөбәер Кошай Анкара этнография музеена нигез сала», — ди ул.
<~>«Профессор Рәшит Рәхмәти — бүгенге көндә Төркиядәге татарларның иң мәшһүрләреннән берсе. Безнең остазларыбыз анда укыган», — дип шәрехләде галим. Мостафа Өнәр шулай ук Әкъдәс Нигъмәт, Әхмәт Тимер (Яруллин), Гаяз Исхакый, Сәгадәт Исхакый-Чагатай, Садри Максуди, Зәки Вәлиди кебек бөек татар зыялыларын да искә алды.
<~>«Төрекләр һәм татарлар аерым милләт түгел, бербөтен милләт. Мин татарча белмим, әмма татар телендә сөйләнгән һәр сүзне аңлап утырдым. Телебез дә бербөтен. Бер-беребезне тагын да күбрәк өйрәнү, тану ихтыяҗыбыз бар. Шул очракта үткәнебезне дә өйрәнә алабыз. Үткәнне өйрәнеп, дәрәҗәбез дә күтәрелә. Шуннан сез киләчәк буынга да горурлык белән җиткерә аласыз», — диде Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан.
<~>