Чирмешәннең бер авылының мәчет картлары балалар бакчасына акча биргән
(Чирмешән, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән районының Кәминкә мәчете картлары авылдагы “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга уенчыклар алу өчен акча биргән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
<~>Җиде бала йөри торган балалар бакчасына Керкәле авылы бабайлары, әти-әниләр дә гел ярдәм итеп тора икән.
<~>