Гөлшат Галиуллина: Фәнни юнәлешләребезнең үсеше яңа хезмәтләр белән тулыланып тора
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар теле кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина татар теле өлкәсендәге фәнни юнәлешләрнең үсешен яңа хезмәтләр белән тулылануын күрсәтүне төп максат булуын белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» дип аталган VII Халыкара фәнни-гамәли форумда әйтте.
<~>«Татар теле белеме кафедрасы каршында „Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар теле белеме“ конференциясе үтә. Бер секциябез галим Фәрит Йосыповның 80 яшьлек юбилеена багышлап үткәрелә. Ул беренче тапкыр татар диалектларын комплекслы модельләштерә һәм диалект телләрен өйрәнә. Катнашучылар аны югары форматта чыгарып, ареаль лингвистика, лингвистик география аспектында караган эшләрен тәкъдим итә», — ди ул.
<~>Гөлшат Галиуллина сөйләвенчә, секциядә чагыштырма тел белеме бар икән, димәк, кардәш булмаган телләрнең чагыштыруның яңа ракурслары өйрәнелә, инновацион методика кулланып, бүгенге телләрнең үзара багланышын контактологик планда карау һ.б. темаларга багышланган чыгышлар бар.
<~>«Быелгы конференция турында сүз алып барганда, без аны татар теле белемендәге лингвометодика фәнендә кабатланмас эз калдырган галимнәр: Мөхәммәтгали Мәһмүдов, Ризаэтдин Газизов, Латыйф Җәләй, Нигъмәтулла Хәкимов, Әнвәр Ахунҗанов, Фәрит Йосыповның истәлекле даталарына багышлап уздырабыз», — дип билгеләп узды галимә.
<~>Әлеге конференциянең һәр секциясендә дә югарыда санап үтелгән галимнәрнең эшчәнлеге, тормыш юлы һәм фәнни мәктәпнең дәвамын чагылдырган фәнни докладлар урын алган.
<~>«Безнең традицион фәнни мәктәпләребез бар, һәм шушы галимнәрнең һәммәсе дә үзләренең фәнни мәктәбен булдырган, һәм аны үстерү өчен шәкертләр әзерләгән. Конференциядә чит ил галимнәре дә катнаша. Аларның күбесе Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан һ.б. илләрдән килгән тюркологлар. Алар шушы юнәлештәге фәнни мәктәпләрнең яңа аспектларын ача», — диде Гөлшат Галиуллина.
<~><~>