Әлки районында кыргый җәнлекләргә вакцина тараталар
(Әлки, 22 ноябрь, «Татар-информ», "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районында кыргый җәнлекләргә котыру авыруына каршы вакцина тараталар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
<~>Районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, бу чир белән гадәттә кыргый табигатьтә яшәүче хайваннар авырый. Алар аша авыруның йорт хайваннарына, шулай ук кешеләргә дә йогу куркынычы бар. Соңгы берничә елда районда котыру очраклары теркәлмәгән.
<~>Котыру чирен кисәтү максатында 2016 елдан башлап кыргый җәнлекләргә вакцина таратыла.
<~>Бу авыру нигездә төлкеләрдә очрый. Шуңа брикет-вакциналарны төлкеләр күп йөри торган урыннарга, төлке оялары тирәләренә салалар. Бу эшне ветеринария хезмәткәрләре аучылар белән берлектә башкара.
<~>