Яхина һәм Сладковский Coltа фаразы буенча лонг-лист геройлары унъеллыгына кергән
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Язучы Гүзәл Яхина һәм Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры Александр Сладковский Colta басмасы фаразы буенча геройларның унъеллык лонг-листына эләккән. Шорт-лист интернет-тавыш бирүдән соң төзеләчәк, ул 11 декабрьдә төн уртасында тәмамлана.
<~>«Бу унъеллыкны кем билгеләгән? Аны нинди кешеләр алга этәргән? Постфактум кем — яки хәзер үк — аның символы булып эшли ала? «Уннан артык. Унъеллык геройлары» тавыш бирүендә катнашып, сез моны үзегез өчен дә, башкалар өчен дә билгели аласызмы?» — диелә онлайн-тавыш бирү текстында.
<~>Геройларны сигез блокка бүлгәннәр. Дирижер Александр Сладковский җырчы Дмитрий Хворостовский, альтист Юрий Башмет, пианист Денис Мацуев һәм башка музыка эшлеклеләре белән беррәттән «Академия музыкасы» бүлегендә тәкъдим ителгән.
<~>«Зөләйха күзләрен ача» һәм «Балаларым» романнары авторы Гүзәл Яхина «Әдәбият» категориясендә - номинант. Бу блокта шулай ук журналист Дмитрий Быков, язучылар Евгений Водолазкин һәм Леонид Юзефович һәм башка әдәбиятчылар да бар.
<~>Режиссер, Казан дәүләт университетын тәмамлаган, «Рудник» дебют документаль кино фестиваленең арт-директоры Марина Разбежкина да унъеллыкның герое була ала. Ул «Кино» бүлегендә тәкъдим ителгән.
<~>Казанда узган «Тынычлыкның яратылышы» бәйсез музыка фестивале арт-директоры Александр Чепарухин — «Заманча музыка» бүлегендәге номинантларның берсе.
<~>Тавыш бирүдә катнашучылар бердән өчкә кадәр кешене сайларга мөмкин. Сайлаучылар фикеренчә, ул кешеләр Россиядә 2008-2019 еллар чорын билгеләүче билгеле шәхесләргә әверелгән булырга тиешләр. Тавыш бирү 11 декабрьдә төн уртасында тәмамлана. Нәтиҗәләр икенче көнне игълан ителәчәк.
<~>