Казанда эвакуатор ашыгыч ярдәм машинасына килеп бәрелгән
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казанда Җиңү проспектында эвакуатор машинасы Татарстан Республика клиник хастаханәсенең Һәлакәтләр медицинасы үзәгенең реанимобиленә килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһиты хәбәр итте.
<~>Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, эвакуатор йөртүчесе турыга китәргә ярамый дигән юл билгесе таләпләрен үтәмәгән һәм ашыгыч ярдәм машинасына бәрелгән.
<~>Реанимобиль ашыгыч рәвештә Татарстанның бер районының үзәк хастаханәсенә бала табучы хатын-кыз өчен донор каны алып барырга чыккан. Авариядән соң, берничә минут эчендә башка ашыгыч медицина ярдәме машинасы җибәрелә һәм кан компонентлары үз вакытында район хастаханәсенә илтеп җиткерелә.
<~>«Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.
<~>