Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-Үзбәкстан» форумында катнашу өчен Ташкентка бара
![Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-Үзбәкстан» форумында катнашу өчен Ташкентка бара](https://tatar-inform-tat-new.1mediainvest.ru/attachments/1018791f51aae19cf9ca77fea65b92311f9ef57b/store/fill/780/440/d0934f73334d84cdbb269a6290e79506edf528f9bca0e8c347a91266b0a2/abfc4156826dcf66e7eb5c12.jpg)
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дүшәмбе көнне, 25 ноябрьдә, эш сәфәре белән Ташкентка бара. Анда «Татарстан-Үзбәкстан» форумы ачылачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
<~>«Форумда Үзбәкстанга вертолетлар, автомобиль шиннары, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть продуктлары, көнкүреш химиясе товарлары, хәләл продукция сату кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтү хакында сүз барачак. Электр- һәм гидроэнергетика объектларын төзү һәм модернизацияләүдә безнең компанияләрнең катнашуы турындагы мәсьәлә каралачак», - дип искәртте Галимова.
<~>«Татарстан Үзбәкстанга җиңел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе сатуга карата кызыксыну белдерә», - дип өстәде ул.
<~>