Илнең иң зур аграр вузын Россия фәннәр академиясенең академигы җитәкли
(Казан, 21 ноября, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән Россия дәүләт аграр университеты ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Россия Фәннәр академиясе академигы Владимир Трухачев билгеләнде. Бу хакта министрлык сайтында хәбәр ителә.
<~>Яңа җитәкчене илнең иң зур аграр югары уку йорты коллективына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов тәкъдим итте.
<~>- Владимир Трухачев 1999 елдан Ставрополь дәүләт аграр университетын җитәкли. Ул авыл хуҗалыгы һәм икътисад фәннәре докторы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре, Россия Федерациясенең Мактаулы фән һәм техника хезмәткәре.
Владимир Трухачев билгеләп үткәнчә, 21 ел элек, Ставрополь дәүләт аграр университеты ректоры булгач, югары уку йорты алдында катлаулы, амбициоз бурычлар тора иде. Әмма ректор һәм аның хезмәттәшләре ике дистә ел эчендә зур хезмәт коллективын, укытучылар, студентлар, аспирантлар һәм магистрантлар эшен берләштерә алды.
<~>