Самарада “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгы билгеләп үтелә
(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). 21 ноябрьдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узачак. "Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.
<~>Чара өлкә татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калу өчен татар иҗтимагый оешмаларын, дин әһелләрен, эшмәкәрләрне, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләрен берләштерү максатыннан үткәрелә.
<~>Делегатлар мәдәният, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм спорт, гаилә, финанс секцияләренә бүленеп эшләячәк.
<~><~>