Тукай районында «Җәлил укулары» бәйгесенең төбәк туры җиде номинация буенча узачак
(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). 24 ноябрьдә Тукай районының Иске Абдул мәдәният йортында «Җәлил укулары» республикакүләм бәйгесенең төбәк туры җиде номинация буенча узачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
<~>Бу бәйгедә Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Зәй шәһәрләре һәм Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Сарман районнарыннан төбәкара турга үткән 3 яшьтән 25 яшькә кадәр булган йөзгә якын кеше катнашуы көтелә.
<~>«Җәлил укулары» бәйгесе Муса Җәлил шигырьләрен татар телендә сөйләү, Муса Җәлил шигырьләрен рус телендә, шулай ук Муса Җәлил шигырьләрен дөнья телләрендә башкару, Муса Җәлил турында үзең язган шигырьне сөйләү номинацияләрендә узачак.
<~>Шулай ук яшь җәлилчеләр, сынлы сәнгать һәм Муса Җәлил белән бәйле урыннар буенча читтән торып экскурсия ясау да планлаштырылган.
<~>