Ак Барс – Салават Юлаев матчында татар спортчысы Данис Зарипов хәлиткеч алка кертте
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Татарстанның «Ак Барс» хоккей командасы Уфада «Салават Юлаев»ка каршы уйнады. Командаларның официаль сайтларында язылганча, бүген «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев»ның үзара 200нче очрашуы булды. Әлеге юбилей матчта 3:4 исәбе белән Татарстан командасы җиңде. Хәлиткеч рольне татар спортчысы Данис Зарипов уйнады.
<~>«Салават Юлаев» — «Ак Барс» уенын, ике команда формасында да яшел төсләр булганга, «Яшел дерби» дип исемлиләр. Бу сезонда «Яшел дерби»да җиңгән командага чәк-чәктән ясалган кубок тапшырыла башлады. Бүген «Ак Барс» реванш алды дияргә була, чөнки октябрь аенда узган матчта чәк-чәкне Уфа командасы откан иде.
<~>Бүгенге уенда «Ак Барс» капкасын Тимур Билалов саклады.
<~>Беренче период. Унынчы минутта ноябрь башында «Ак Барс»ка күчеп килгән Роман Рукавишников Казан командасы өчен беренче алкасын кертте (0:1). Унбишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, сакчы Альберт Яруллин гол кертте (0:2).
<~>Икенче период. Тугызынчы минутта «Салават Юлаев» сакчысы Захар Арзамасцев алка кертте (1:2).
<~>Өченче период. Унынчы минутта Владислав Кара «Ак Барс» өчен гол кертте. (1:3). Унөченче минутта «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Сакари Маннинен алка кертте (2:3). Период ахырына алты секунд калганда, Никита Сошников «Ак Барс» капкасына гол кертте һәм исәпне тигезләде (3:3).
<~>Өч период тигез исәп белән төгәлләнде, өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Анда да тигез исәп сакланды: алка кертүчеләр булмады. Хоккейчыларга буллит бәрергә туры килде, өстәмә берүләрдә Казан командасы өстен чыкты, хәлиткеч алканы Данис Зарипов кертте.
<~>Командалар составы:
<~>«Салават Юлаев»:
<~>Метсола (Кареев);
<~>Умарк — Бурмистров — Хартикайнен, Ларсен — Панин;
<~>Сошников — Маннинен — Майоров, Гареев — Арзамасцев;
<~>Кугрышев — Кадейкин — Жарков, Пашнин — Лисовец;
<~>Әмиров — Хохряков — Картаев, Семёнов.
<~>«Ак Барс»:
<~>Билалов (Рейдеборн);
<~>Фрэттин — Азеведо — Лещенко, Яруллин — Викстранд;
<~>Галиев — Тихонов — Зарипов, Педан — Лямкин;
<~>Дыняк — А. Галимов — Ли, Рукавишников — Юдин;
<~>Кара — Глухов — Фисенко (Основин), Журавлёв.
<~>«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасын кабул итәчәк. Матч 27 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.
<~>