Ижауда яшәүче татар кызы үзе ясаган рәсем белән подъездларны бизи
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Ижевскида яшәүче Гүзәлия Дудина яши торган күпкатлы йортның подъезд диварларын дистәләгән рәсемнәр бизи. Яшь рәссам әнә шулай күршеләренә көн саен бәйрәм бүләк итә. Бу турыда "Яңарыш" газетасы яза.
<~>“Болар барысы да мин әле укыган чорда ясаган рәсемнәр. Аларның һәрберсе дә тормышымның ниндидер берәр мизгеле белән бәйле. Менә монда әти-әнием яшәгән йорт сурәтләнгән. Ә бу натюрмортта укытучымның стаканы”, — дип сөйләп китте ул.
<~>Үзе яшәгән подъездның өч катында илледән артык эш урын алган. Рәсемнәр арасында табигать күренешләре дә, кино, мультфильм геройлары да бар.
<~>“Әлеге фикер әнием өйдә күпләп җыелган рәсемнәрне каядыр куярга кушкач барлыкка килде. Подъездны да инде күптән бизисем килгән иде. Тик яшь әни булгач, моңа вакытым җитмәде. Шуңа күрә рәсемнәремне подъездга эләргә булдым. Фатирдан чыкканда һәм кергәндә, кешеләрнең дә күңеле күтәрелсен дип тырыштым. Без матурлыкны үзебез тудырабыз”, — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
<~>“Үз-үземне белә башлаганнан бирле рәсем ясарга яратам. Бу шөгыль — бөтен тормышымның мәгънәсе. Сәнгать аркылы күп нәрсәгә өйрәнергә була. Миңа гаиләм, ирем күп көч бирәләр. Балам — илһам чыганагы. Тырышсаң, һәр һөнәр бәхет тә, керем дә алып килә ала”, — ди Гүзәлия.
<~>Йортта яшәүчеләр аның алга таба да иҗат итүен телиләр. Рәссам үзе дә туктарга җыенмый. Ул йортның һәр подъездын бизәү нияте булуын әйтте.
<~>