Актанышта көннең беренче яртысында референдумда кырык проценттан артык кеше катнашкан
(Актаныш, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актанышта 12:00 сәгатькә катнашучылар саны 40,18 процент булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
<~>Һәрбер сайлау участогында фикерләр, тәкъдимнәр язып калдыру мөмкинлеге тудырылган.
<~>Актаныш авыл җирлегендә теркәлгән, Бөек Ватан сугышында һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан гражданнардан, 1 һәм 2 нче төркем инвалидлардан, көндезге бүлектә укучы студентлардан кала 18 яше тулган һәр кешедән 500 сум максатчан җыем туплау турындагы тәкъдимгә “әйе” яки “юк дип җавап бирергә кирәк.
<~>