Сания Әхмәтҗанованың яңа китабына төрле телләрдән тәрҗемә әсәрләре тупланган
![Сания Әхмәтҗанованың яңа китабына төрле телләрдән тәрҗемә әсәрләре тупланган](https://tatar-inform.tatar/attachments/70a91f4d990e382a91f3e3686a12992d2f23017e/store/crop/0/4/1169/657/780/440/c3904c3bfc2987ed1ca889eca52f192c4f49dd8deeb77b16539bda89c1d7/02.jpg)
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың «Язмышлар такыясы» дип аталган яңа китабы чыкты. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.
<~>Китапта авторның соңгы елларда иҗат иткән лирик-фәлсәфи шигыръләре, поэмалары, «Арча йолдызлыгы» лиро-эпик триптихы, берничә лиро-эпик циклы һәм кырым-татар, карачай, балкар, төрекмән телләреннән тәрҗемәләре кергән.
<~>Китап Казан шәһәре һәм муниципаль район китапханәләренә таратылачак.
<~>«Язмышлар такыясы» җыентыгына төрле елларда язылган шигырьләр, поэмалар, тарихи цикллар тупланган.
<~>