Арча белән Саха Якутия делегациясе хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде
![Арча белән Саха Якутия делегациясе хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде](https://tatar-inform.tatar/attachments/25ad5522436d067db9b435d4978aa18b1c5d94b9/store/fill/780/440/5636e8bf3edd0c3b09b1c084c5f42bf5f24cadefda93586dce9950cf07cc/079.jpg)
(Арча, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре", Гөлсинә Зәкиева). Арчада Саха Якутиядән Вилюйск районы башлыгы Сергей Винокуров җитәкчелегендә рәсми визит белән сигез кешедән торган делегация килде. Алар хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
<~>Иң беренче кунаклар район башлыгы Илшат Нуриев белән очраштылар, аннан мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар.
<~>"Саха Якутия Республикасы территориясе 3 миллион квадрат километр. Бер миллион квадрат километрына кеше аягы басмаган да. Шунда барлыгы бер миллионга якын кеше яши. Татарстан умартачылары ярдәме белән беренче тапкыр үзебезнең балны ясый башладык. Шул ук вакытта безнең дә тәҗрибә уртаклашыр эшләребез бар. Бер-беребезгә якынрак булырга, аралашып яшәргә кирәк", – диде Сергей Винокуров.
<~>Очрашу Арча педагогика көллиятендә дәвам итте. Вилюйск районында да педагогика көллияте бар икән. Бездән аермалы буларак, аларда музыка белгечләре генә әзерләнми. Район башлыгы Сергей Винокуров та шул көллияттә белем алган.
<~>"Вилюйскка 385 ел. Себер өчен бу бик зур яшь. Төбәгебездә дөньяда бердәнбер булган мәгариф музее бар һәм анда барлык илләрнең әлифбалары саклана. Без Арчада ике ел элек булып киткән идек. Шунда якут телендә букварьны алып килергә вәгъдә иттек. Бу юлы шул вәгъдәбезне дә үтәдек, – диде Сергей Николаевич.
<~>– Безнең музейда бүгенге көндә 67 телдә букварь бар. Сезнеке – 68нчесе булды, – диде Дамир Таҗиев кунакларга шундый зур бүләк өчен рәхмәтен белдереп. – Бу истә калырлык тарихи мизгел.
<~>Арча педагогика көллияте студентлары татарча җырлар һәм биюләр аша татар халкының милли киемнәре, бию хәрәкәтләре, йолалары белән таныштырдылар. Соңыннан ерак Себер җиреннән килгән кунаклар Әлифба музеенда булдылар.
<~>