Рөстәм Миңнеханов мәрхүмә Людмила Вербицкаяның туганнарының кайгысын уртаклашты
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург дәүләт университеты ректоры Николай Кропачевка Санкт-Петербург дәүләт университеты президенты, СПбДУ филфак деканы Людмила Вербицкаяның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасын юллады. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Хөрмәтле Николай Михайлович! Санкт-Петербург дәүләт университеты президенты, СПбДУ филология факультеты деканы Людмила Вербицкаяның вафаты турындагы кайгылы хәбәрне ишеттек.
Талантлы, күпкырлы шәхес, олпат галим-филолог, абруйлы җитәкче, фәнне һәм мәгарифне тәҗрибәле оештыручы дөньядан китте. Аның фән-мәгариф өлкәсендәге күпьеллык актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеге югары белем системасы үсешенә зур өлеш булды.
Санкт-Петербург университетының беренче хатын-кыз ректоры, Людмила Алексеевна бай традицияләрне, илебезнең иң эре һәм борынгы университетларыннан берсенең репутациясен саклау һәм аның потенциалын төрле яклап үстерү өчен күп көч түкте.
Ышанам, Людмила Алексеевна Вербицкая турындагы якты истәлек аның күп санлы укучылары, хезмәттәшләре, аны көчле, энергияле, хезмәт сөючән һәм күркәм кеше буларак белгән, ихтирам иткән һәркем күңелендә озак сакланыр.
Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үземнән мәрхүмәнең балаларына, туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашуыбызны җиткерсәгез иде», диелә телеграмма текстында.