Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары итеп Альберт Яковлев билгеләнде
(Казан, 25 ноябрь, Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары итеп Альберт Яковлев билгеләнде. Кадрлар билгеләү турында мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылган.
«Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары вазифасында Альберт Яковлев элемтә сыйфаты, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм башка кайбер юнәлешләр буенча кураторлык итәчәк», дип хәбәр итә Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.
Яңа министр урынбасары өчен цифрлы технологияләр һәм коммуникацияләр өлкәсе яңалык түгел. Министрлыкка билгеләнгәнче, Альберт Яковлев «Таттелеком» җәмгыятендә шактый эшләгән. Ул анда цифрлы телевидениене гамәлгә кертү һәм республиканың җәмәгать киңлекләрендә интернетка киң үтемлелекне тәэмин итү белән шөгыльләнгән.
Моннан тыш, Яковлев «Имин Татарстан» һәм «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» (АСУДД) масштаблы республика цифрлы проектларын гамәлгә ашыруда катнаша. Шулай ук ул интернет технологиясе аша торак-коммуналь хуҗалыгы приборларын автоматик исәпкә алу системасы белән шөгыльләнә.