Әлмәттә суд утырышларына килмәүче адвокатны хөкем иткәннәр
(Әлмәт, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә суд утырышларына килмәү һәм ялган документлар ясаучы адвокатны хөкем иткәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Тикшерүчеләр Әлмәт кешесенең юрист хатын-кызга мөрәҗәгать итүен ачыклаган. Ул үз эшен тәкъдим итеп, мөстәкыйль рәвештә судка йөрергә тиеш булган. Әмма адвокат ханым суд утырышларына килмәгән. Шул ук вакытта ул төрле уйдырмалар уйлап чыгарып, судка килүен раслаучы ялган документлар ясаган.
Соңрак клиент интернетта үз эшенең номерын кертеп карый һәм суд утырышларына берәү дә килмәвен ачыклый. Клиент мәнфәгатьләренең якланмавы турында уйлап та карамаган.
Алданган ир судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Адвокатны өч елга колониягә хөкем иткәннәр.