Ятим балалар арасында торакка чират өч елда юкка чыгар дип ниятләнә
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ятим балалар өчен торакка чиратны өч елда бетерү нияте бар. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының бишенче утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
«Әгәр элек елына 300 ятим бала фатир алса, хәзер бу санны икеләтә арттыру күздә тотыла. Өч ел эчендә бу чиратны бетерергә планлаштырабыз», — диде Алексей Песошин.
2020 елда ятимнәрне торак белән тәэмин итүгә 453, 7 млн сум акча юнәлтү ниятләнә.
Парламентарийлар «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында» һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» ТР Законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карады.