Гражданнарны аварияле торактан күчерү турында закон проектына төзәтмәләр кертелә
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы гражданнарны аварияле торактан күчерүгә кагылышлы федераль закон проектына төзәтмәләр юллаячак. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин әйтте.
Төзәтмәләр аварияле торак милекчеләренең торакка хокукларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Закон проектының инициаторы - Россия Хөкүмәте. Документ 14 ноябрьдә Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән.
«Әлеге төзәтмәләр нигезендә РФ Торак кодексына аварияле торак милекчеләренең торакка хокукларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән маддә кертү күздә тотыла», — диде Александр Тыгин. Төзәтмәләр «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды турында» федераль законның гражданнарны аварияле торактан күчерүгә кагылышлы өлешенә дә кагыла.
Комитет рәисе фикеренчә, кертелә торган төзәтмәләр халыкны социаль яктан яклый.
«Миңа калса, иң мөһим әйберләр исәпкә алына — кабул ителә торган карарларның ачыктан-ачык булу процедурасы, без компенсация һәм алмашка нәрсә бирү турында сүз алып барабыз. Милекчеләрнең мәнфәгатьләре тулысынча хәл ителә. Әгәр элек шушы закон булса, барысы да бөтенләй башкача барыр иде», дигән фикерен әйтте Александр Тыгин.