Уфада йөк машинасы поезд белән бәрелешкән
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда тимер юл кичүендә йөк машинасы поезд белән бәрелешкән, беркем дә зыян күрмәгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, һәлакәт Башкортстанның Краснокама районы Воробьево авылы янында көндез сәгать өченче яртыда (Мәскәү вакыты белән көндезге беренче яртыда) булган.
«Фаразларның берсе буенча, Volvo йөк машинасының 27 яшьлек йөртүчесе тимер юл кичүенә светофорның тыю сигналында килеп кергән һәм локомотив белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Зыян транспорт чараларына килгән. Авария урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли», - дип хәбәр итә төбәк буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Башкортстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, йөк поезды составында бер тепловоз һәм өч вагон булган.