Лаешта гражданнарның үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдум булачак
(Лаеш, 30 ноябрь, «Татар-информ»,"Кама ягы»). 8 декабрьдә Лаеш шәһәре территориясендә гражданнарның үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдум булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Лаеш шәһәре башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, соңгы өч елда үзара салым акчаларына (республика бюджетыннан финанслауны исәпкә алып, 7,63 миллион сум) Восстание, Нарат, Совхоз урамнарына вак таш, Балык заводы урамының бер өлешенә асфальт җәйделәр.
Быел референдумга Лаеш шәһәренең балигъ булган һәр кешесеннән, көндезге бүлектә укучы студентлардан һәм балачактан инвалидлардан кала, 250 сум күләмендә үзара салым кертү турында мәсьәлә чыгарыла.
Җыелган акчаларны Лаеш шәһәренең һәм Иске Пристань авылының урам-юл челтәрен төзү, ремонтлау һәм карауга, шулай ук безнең шәһәр зиратлары территорияләрен төзекләндерүгә тоту планлаштырыла.
Гражданнарның үзара салымы буенча республика программасы үзен уңай яктан күрсәтергә өлгерде.