Татарстан Президентының Мәгълүмати-аналитика идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дарвин теориясе» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының идарәче партнеры Ленар Фәйзетдиновны Президентның Мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе итеп билгеләде.
«Фәйзетдинов Ленар Фәнил улын Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе итеп билгеләргә», - диелә Рөстәм Миңнеханов имзалаган указда.
Ленар Фәйзетдинов КФУның журналистика факультетын тәмамлаган, 2009 елда «Дарвин теориясе» гаммәви коммуникацияләр агентлыгына нигез салучыларның берсе булган.
Моңа кадәр ТР Президенты Аппаратында әлеге идарә башлыгы вазифасын Айдар Сәлимгәрәев башкарды. Сәлимгәрәев 2019 елның сентябрендә республиканың «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде.