Сабада 2020 елда үзара салымга башкарылачак эшләр референдум бюллетеньнарында язылган
(Саба, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). 2020 елда үзара салымга башкарылачак эшләр дә билгеле, алар Сабада яшәүчеләр 1 декабрьдәге референдумда кулларына алачак тавыш бирү бюллетеньнәрендә язылган.
Сабада референдум биш участокта үткәреләчәк. Участоклар 7.00 сәгатьтә ачылачак. Кайнар чәй өстәлләре дә куелачак. Исемлеккә 6700 кеше кертелгән. Барысына да чакыру кәгазьләре җибәрелде.
«1 декабрьдә участокка килә алмаган очракта, алдан кайда ничек график буенча тавыш бирергә мөмкин булганлыгы да күрсәтелгән. Сабалыларның аңлы рәвештә гражданлык позициясе күрсәтчәкләренә ышанып калам», — ди җирлек башлыгы урынбасары.
Кыскасы, безгә үзара салымның үзебезнең кулдагы проект икәнлеген аңлап, хөкүмәт биргән мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.