Түбән Кама футбол командасы тренеры иң яхшылар исемлегенә кергән
(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың «Нефтехимик» футбол клубы баш тренеры Юрий Уткульбаев Футбол илкүләм лигасы версиясе буенча ноябрь аенда иң яхшылар рәтенә кергән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
һәм бер тапкыр тигез исәпкә уйнаган.
Көзнең соңгы ае нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама командасы турнир таблицасында 5нче урында тора, аның 46 очкосы бар.
Юрий Уткульбаев "Нефтехимик"та 2017 елдан эшли, узган сезонда клуб «Урал-Идел буе» зонасында җиңүгә ирешкән.