Түбән Камада автобус катнашындагы аварияне исерек машина йөртүче китереп чыгарган
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Кама сәнәгать зонасында автобус катнашындагы аварияне машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән исерек хәлдәге шофер китереп чыгарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Авария кичә кичке дүртләр тирәсендә Соболековская автомобиль юлының 470нче километрында булган. Ачыкланганча, «Рено» автомобилен идарә итүче 60 яшьлек ир-ат имин тизлек сайламаган һәм «Тойота» микроавтобусына яны белән бәрелгән. Нәтиҗәдә, микроавтобус юл читенә төшеп әйләнеп капланган.
Соңрак «Рено» шоферының узган елның март аенда ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе билгеле булган. Әмма ир-ат билгеләнгән вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырмаган һәм таныклык алмаган.
Авария нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. 34 һәм 27 яшьлек ике ир-атны хастаханәгә озатканнар. Зыян күргән 61 яшьлек пассажирны тикшергәч, өенә кайтарып җибәргәннәр.