Бельгия татарлары “Татар кызы” конкурсының “Иң талантлы” катнашучысы белән очрашты
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Бельгия татарлары “Татар кызы” конкурсының “Иң талантлы” катнашучысы белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бельгия татарлары "Иң талантлы" номинациясендә җиңүче Айсылу Мирхафизханны якыннанрак танышу, конкурс атмосферасы турында күбрәк белү өчен иҗади кичәгә чакырды. Брюссельдә очрашуда Татарстан сәнгатенә карата милләттәшләр генә түгел, ә илнең төп халкы да кызыксыну белдерде. Шуңа күрә кичә француз теленә тәрҗемә белән барды, кунак үзе кайчагында татарчадан инглиз теленә күчте.
Бельгия татарлары һәм ватандашларның балалары шулай ук профессиональ хореографтан мастер-класслар алды.
Кичә һәркемдә яхшы тәэсир калдырды, ди оештыручылар.
"Tatars in Belgium" иҗтимагый оешмасы рәистәше Регина Вәлиева “Татар кызы” конкурсын Европа киңлегенә Бөтенроссия масштабын күтәрү, Европаның төрле илләрендәге татар җәмәгатьчелегенә анда катнашу мөмкинлеге бирү тәкъдиме белән чыкты. Инициатива 2016 елда Чехиянең Брно шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Европа татарлары белән очрашуында яңгырады. "Татар кызы" милли конкурсы Бельгиядә өченче тапкыр үткәрелде.