Зур Кукмара авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум дүрт пунктта оештырылган
![Зур Кукмара авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум дүрт пунктта оештырылган](https://tatar-inform.tatar/attachments/461e8bb1bd6bc45d46aba3215d7a7e142fb0bb5d/store/fill/780/440/818ee61e0a38d3244eb8f8de032e72517adc3bf934c2ef9e55d1924ea0e6/0105.jpg)
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»).Зур Кукмара, Иске Йорт, Янсыбы, Рудник авылларын берләштерүче Зур Кукмара авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум уза. Бу хакта «Хезмәт даны» сайты хәбәр итә.
Җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиевның сүзләренә караганда, тавыш бирү дүрт пунктта оештырыла. Барлык участокларда да референдум үткәрү өчен алдан әзерлек чаралары күрелеп, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Аларның һәммәсендә дә комиссия вәкилләре эшли.
«Безнең участок иртәнге сәгать 7.00дә ачылды. Сәгать 20.00гә кадәр һәркем тавыш биреп, 2020 елда үзара салым күләмен 500 сум итеп билгеләү турында фикерен белдерә ала», — дип хәбәр итте Янсыбы авылының комиссия рәисе Фаил Хәбибуллин.
Участокларга килә алмаучыларның өйләренә комиссия вәкилләре үзләре бара. Сайлаучылар тавыш бирү кәгазенә үзенең фикерен билгеләп, бюллетеньне махсус урнага сала.