Казан-Оренбург трассасында җиңел машина фура белән бәрелешеп, ике кеше һәлак булган
![Казан-Оренбург трассасында җиңел машина фура белән бәрелешеп, ике кеше һәлак булган](https://tatar-inform.tatar/attachments/27b9088ed55116670fbce6b8b497d852e5812eb5/store/fill/780/440/8a4a98dce373397b41e1c9bf5e6d37da685f055a1e133d68be9a598889e3/0103.jpg)
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан – Оренбург трассасында җиңел машина зур йөк машинасы белән бәрелешеп, ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте урыныннан шаһитлар сөйләде.
Кичә кич республиканың Чистай районында 13нче модельле «Лада» җиңел машинасы һәм «Скания» йөк машинасы капма-каршы бәрелешкән. Бәрелешүдән җиңел машина юлдан чыгып китеп, түбәсенә әйләнеп капланган.
«Авариядә ике кеше - өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм ир-ат һәлак булды. Моннан тыш, өч яшь егетне ашыгыч ярдәм машиналарында алып киттеләр», – дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте турында шаһитлар.