Әгерҗедә уналты сайлау участогы эшләде
(Әгерҗе, 1 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә яшәүчеләр өчен 7.00-20.00 сәгатьләрдә 16 сайлау участогы эшләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әгерҗедәге 468, 469нчы сайлау участокларына иртәнге сәгатьләрдә үк халык акрынлап килә башлады. Октябрьская урамы 3нче йортта яшәүче Айнур–Сөмбел Муллахмәтовлар 469нчы участокта иң беренче булып тавыш бирде.
«Референдумда катнашмый калган елыбыз юк. Һәрвакыт иң беренчеләрдән булып киләбез. Шәһәребез чәчәк атсын өчен үз өлешебезне кертә алуыбызга сөенәбез. Референдум уздырыла башлагач, шәһәр-авылларда күпме матур үзгәрешләр булды. Юллар төзекләндерелә, картайган агачлар киселә, мәңгелек йортлар — зиратлар тәртипкә китерелә һәм башка эшләр башкарыла», — диде Сөмбел.
Алар туган авыллары Тирсәнең дә соңгы елларда үзара салым программасы нигезендә төзекләнүенә сөенүләрен әйтте.
Референдум көнне Әгерҗедә ике урында ярминкә эшләде. Сайлау участокларына килүчеләр, лотереяда катнашып, Боз сараена, «Олимп» спорт комплексына, халыкны социальяклау идарәсендәге тоз бүлмәсенә сертификатлар да отты. Участокка килгән һәркем өчен камыр ризыклары белән чәй эчү дә оештырылган иде.